Дмитрий Иванов җылыту сезонына йомгак ясау буенча видеоконференциядә катнашты

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Кичә ТР Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасының ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының 2019/2020 елның ягып җылыту чорындагы эшенә йомгак ясалды.

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, муниципаль районнар һәм торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика предприятиеләренең 2019/2020 елның көзге-кышкы чорына әзерлек буенча җайга салынган эше җылылык сезонын билгеләнгән вакытта тәмамларга мөмкинлек бирде. Гомумән алганда, муниципаль берәмлекләр торак һәм социаль өлкә объектларында вакытында җылылык җибәргәннәр. Республикада җылыту чоры 2019 елның 3 сентябрендә башланды һәм 2020 елның 7 маенда тәмамланды. Идарәче компанияләр тарафыннан 17 171 торак йортның 1754енә (99,9%) КФЙ әзерлеге паспортлары алынды.

Авария-техник запасны тулыландыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан авария-техника фондына 80,4 млн. сум кергән.

Гадәттән тыш хәлләр шартларында коммуналь хуҗалык системаларын өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итү, шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә тормыш тәэмин итү системаларын энергия белән тәэмин итү мәсьәләләрен оператив хәл итү өчен, «Татлизинг» ДУП складында гомуми электр егәрлеге 1 050 кВт булган 14 дизель-генератор урнаштырылган. Авария хәлендәге складта ашыгыч очракларда 2,5 МВт һәм 3,5 МВт егәрлеге булган ике мобиль җайланма һәм яктырту мачталары әзерләнгән.

2019/2020 ел җылылык чорына әзерлек кысаларында барлык энергия белән тәэмин итүче оешмалар һәм муниципаль берәмлекләр «Газпром межрегионгаз Казан» акционерлык җәмгыяте белән табигый газ белән тәэмин итү буенча килешүләр төзелде.

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча, 45 муниципаль берәмлектән 2019/2020 ел җылылык чорына объектларның 43 паспорты алынган. Яшел Үзән һәм Минзәлә муниципаль районнарының әзерлек паспортлары 2019 елның 2 һәм 19 декабрендә алынган.

Үз вакытында әзерлек паспортын алу - районның ягу сезонына әзерлегенең мөһим күрсәткече, дип ассызыклады Алексей Песошин һәм бу фактка алга таба да игътибар итәргә кушты.

2019/2020 елның җылыту чорында Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 1 467 торак-коммуналь хуҗалык объекты тикшерелде, 1 046 күрсәтмә бирелде, шуларның 989 ы үтәлде. Калган күрсәтмәләр буенча эш 2020 елның җәйге чорында дәвам итәчәк.

Нигездә, ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслар яшәешне тәэмин итү системаларының тотрыклы эшләвен тәэмин иттеләр. Җылыту чоры зур аварияләрсез узды, әмма вакытлыча өзелү урыны булды, әмма халык һәрвакыт җылылык белән калды. 2019/2020 елларда җылыту чоры вакытында коммуналь челтәрләрдә 506 авария өзелү очрагы теркәлгән, бу алдагы ягу чорына караганда 2 тапкыр күбрәк.

ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, салкын су белән тәэмин итү челтәрләрендә 85 авария булган.

Алексей Песошин сүзләренә караганда, хәзер Татарстанда 15940 газ кертелгән йорт, ягъни күп фатирлы торак йортларның 93 проценты.

2019 елда торак инспекциясе һәм газ хезмәтләре күпфатирлы йортларда системаны тикшерделәр, һәм быел бу эш дәвам итәчәк, дип хәбәр итте Алексей Песошин.

1 майга коммуналь комплекс оешмаларының газ өчен срогы чыккан бурычы 503,1 млн. сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурыч 0,2 млн.сумга кимегән. 1 майга республиканың 22 муниципаль берәмлегендә коммуналь комплекс оешмалары газ өчен үз вакытында түләү буенча йөкләмәне үтәмәгәннәр.

Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның кайбер күрсәтмәләренә ярашлы рәвештә, коронавирус йогышын таратмау буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында торак-коммуналь өлкәсе хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклауга һәм аларны индивидуаль саклану чаралары, санитар эшкәртү чаралары белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кирәк, диде Алексей Песошин.

"Бүген алда торган ягу чорына әзерлек белән бәйле бурычларны тормышка ашыру буенча барлык министрлыклар, ведомстволар, муниципаль берәмлекләр һәм предприятиеләрнең җайга салынган эше оештырылырга тиеш», - диде ТР Премьер-министры.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов 2019/2020 ел җылыту чорының барышы турында төп доклад белән чыгыш ясады.

Фәрит Хәнифов 20/21 еллар җылылык сезонына вакытында һәм сыйфатлы әзерләнү өчен төп бурычлар арасында әзерлек паспортларын рәсмиләштерүне тәэмин итүне, шулай ук предприятие җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары тарафыннан газ, электр энергиясе һәм җылылык энергиясе өчен бурычларны киметү буенча тулы чаралар күрүне атады.

Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, кышка әзерлек халыкның энергия ресурслары өчен түләүләренә турыдан-туры бәйле. Аның сүзләренә караганда, торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасына мониторинг ел саен түләүләрнең түбән җыелуын, икенче яртыеллыкта җыемның процентын арттыруны ачыклый.

Әмма халыкның үз-үзен изоляцияләү һәм керемнәре кимүне исәпкә алып, 2020 елның 1 маена халыктан түләүләр җыелу 94,9% тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,9% ка кимрәк. Бу динамика аңлатыла, әмма иң мөһиме-түләмәүнең артуына юл куймау, диде министр.

2020 елның 1 маена булган мәгълүматларга караганда, коммуналь комплекс оешмаларының газ өчен срогы чыккан бурычы 503,1 млн.сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурыч 0,2 млн.сумга кимегән.

2020 елның 1 маена булган оператив мәгълүматларга караганда, республиканың торак-коммуналь комплексы оешмаларының электр энергиясе өчен бурычы 182,5 млн.сум тәшкил иткән.

Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров 2020/21 еллардагы җылылык сезонына әзерлек вакытында төп проблемалы мәсьәләләрне билгеләде. Бу-җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның лицензияләре булмау; җылылык челтәрләренең тузуы; котельныйларның җиһазларының һәм биналарының тузуы; төп фондларны яңартуның акрын темплары; хезмәт күрсәтүче персоналны тиешенчә әзерләмәү һәм сыйфатсыз әзерләү.

Борис Петров хәбәр иткәнчә, узган ягып җылыту чоры җитди тәртип бозуларсыз һәм авария хәлләреннән башка узды. Бу-министрлыклар, ведомстволар, муниципаль берәмлекләр тарафыннан җылылык чорына әзерлек һәм аны үткәрү буенча уртак эш нәтиҗәсе.

Шул ук вакытта, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, 2019 елда көзге-кышкы чорга әзерлек буенча предприятиеләрнең әзерлегенә бәя биргәндә барлык муниципаль районнарда да диярлек сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 3 меңнән артык очрагы ачыкланган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында шулай ук «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International