Чистай муниципаль районында үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

2020 елның 6 маеннан, расланган график нигезендә, Чистай муниципаль районы авыл җирлекләрендә физик затларга караган үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау үткәрелә.

Теркәү документлары, машиналарның техник торышы, аларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелә. Хуҗалар үз техникасын әзерләүгә җитди карый, барлык тәкъдим ителгән техника, техник карау узды. Техника югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International