Чистайда рейдлар: автобусларда һәм таксида кирәкле режим сакланамы

2020 елның 15 мае, җомга

Коронавирус йогышы таралуга юл куймау максатыннан шәһәрдә көн саен профилактик чаралар үткәрелә.

Составына муниципаль район хакимияте, автотранспорт предприятиесе, массакүләм мәгълүмат чаралары, Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре кергән мобиль төркем җәмәгать транспортында һәм таксида битлек-тапшыру режимын бозучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәрә. 4 көн эчендә 20дән артык хокук бозучы ачыкланды. Аларга карата ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә административ беркетмәләр төзелде.

Шунысы куанычлы, пассажирларның күбесе яңа вирустан саклану максатларында барлык кирәкле чараларны да төгәл үтиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International