Чистай РҮХ хезмәткәрләре "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылдылар"

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында балалар поликлиникасы һәм «Чистай РҮХ» ДАССОның бала тудыру йорты хезмәткәрләре учреждениеләрнең якын-тирә территорияләрендә агач үсентеләре утырттылар. Чистай РҮХдә агач утырту буенча акцияләр ел саен үткәрелә һәм матур традициягә әверелде.

«Без бүген чыршы утыртабыз – бу гасырлар буена агачлар булачак. Өстәвенә, һәр агач-ул тыныч Буыннар хәтере һәм рәхмәтенең үзенчәлекле символы. Соңыннан территориябезнең ничек яшелләнүен күреп сөенәчәкбез. Агачлар үсәчәк, көч туплаячак һәм барысын да үз матурлыгы белән сокландырачак», – дип тәэсирләре белән уртаклаша педиатрия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Наталья Толкина.

Исегезгә төшерәбез, 22 июньгә кадәр Бөтен Россия һәм БДБ илләрендә "Хәтер бакчасы" акциясе уза, аның барышында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә 27 млн үсенте утыртылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International