Утырыш барышында унбер мәсьәлә каралды. Муниципаль район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында Чистай муниципаль районы Советының Законлылык һәм депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе рәисе Геннадий Осипов сөйләде.
– Бүген Чистай муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проекты икенче укылышта карауга кертелде. Агымдагы елның 18 февралендә карар проекты депутатлар тарафыннан беренче укылышта кабул ителде, проект буенча гражданнардан кергән тәкъдимнәрне кабул итү, исәпкә алу һәм карау буенча комиссия төзелде. Шулай ук халык алдында тыңлаулар үткәрелде, - дип мөрәҗәгать итте депутатларга Геннадий Осипов.
Ул шулай ук Чистай районы Советының «Чистай районы территориясендә урнашкан гомуми файдаланудагы су объектларыннан шәхси ихтыяҗлар өчен файдалану кагыйдәләре турында " гы карарын үз көчен югалткан дип тану турында да мәгълүмат бирде.
– Әлеге кагыйдәләр район башкарма комитеты дәрәҗәсендә расланачак, - дип аңлатты Геннадий Осипов.
Чистай муниципаль районының 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы доклад белән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады.
- Ел башында без 2019 елның ноябрендә кабул ителгән бюджет буенча эшләдек. Хәзер квартал эчендә безнең беренчел карарыбызга кертергә кирәк булган кайбер үзгәрешләр булды. Барлык үзгәрешләр дә Татарстан Финанс министрлыгы экспертизасы аша узды. Карар проектында гыйнвар, февраль һәм март айларында бюджет белән булган барлык үзгәрешләр һәм өстәмәләр исәпкә алынган, - дип ассызыклады Наталья Карманова.
Үзгәрешләр үз керемнәренә дә, бушлай күчерелгән акчаларга да кагыла. Район бюджетына үзгәрешләр керткәндә коронавирус таралу куркынычы белән бәйле вәзгыятьнең дә зур роль уйнавы билгеләп үтелде. Әйтик, беренче квартал дәвамында Чистай районы башлыгының резерв фонды буенча зур чыгымнар булган.
– Соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә акча күп булды. Резерв фонды хисабына авыруларны резерв госпиталендә кислород белән тәэмин итү, постларда туклану һәм короновирус инфекциясе таралуга юл куймау белән бәйле башка чаралар оештырылды, – диде Наталья Анфиногентовна.
Контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турындагы хисап белән аның рәисе Ольга Гришина чыгыш ясады.
-Хисап чорында контроль – хисап палатасы тарафыннан тышкы тикшерүләр, бюджет үтәлеше турында хисаплар, бюджет проектларына экспертиза үткәрелде, бюджет акчаларын куллануны, муниципаль милекне куллануны тикшереп тору гамәлгә ашырылды, - дип билгеләп үтте Ольга Гришина. - 2019 елда 37 контроль һәм эксперт-аналитик чара үткәрелде. Әлеге чаралар нәтиҗәләре буенча 9 тикшерү акты төзелде, еллык бюджет хисабын тышкы тикшерү нәтиҗәләре буенча 25 бәяләмә, район һәм шәһәр бюджетлары турында карар проектына 2 бәяләмә әзерләнде.
Чистай муниципаль районы Советының «Чистай районында муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы идарә вазыйфаларын һәм вазыйфаларны биләүгә кадрлар резервы турында» гы карарына үзгәрешләр кертү турында Чистай районы Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мәзгүтов сөйләде.
Үзгәрешләр «Россия Федерациясе Хезмәт Кодексына хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны электрон рәвештә формалаштыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында»Федераль закон нигезендә кертелде.
Совет аппараты җитәкчесе шулай ук Чистай районында муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм төп төркемнәренә караган вазыйфаларны һәм вакантлы идарә итү урыннарын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында сөйләде.
– Яңа составтагы комиссияне раславыгызны, рәис урынбасары итеп башлыкның беренче урынбасары Константин Ивановны, Чистай районы Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мазгутовны һәм Башкарма комитетның юридик бүлеге начальнигы Роберт Зариповны комиссия әгъзалары итеп билгеләвегезне сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте Равил Рафаэль улы.
Соңгы вакыйгалар уңаеннан күп кенә эшмәкәрләр авырлыклар белән очрашкан. Бу проблема утырыш барышында кузгатылды. Аерым алганда, депутатлар Чистай муниципаль районы милкендә булган күчемсез милекне арендалау килешмәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартлары, шулай ук дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләрен арендалау килешмәләре буенча нигезләмәне расладылар.
- Бу кечкенә булса да, бизнеска ярдәм. Эшмәкәрләр арендага бизнеска җитди йөкләнешләрсез, кичектереп түли алачак, – дип хуплады карар проектын Дмитрий Иванов.
«Чистай районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы турында «гы Положениене раслау турында» гы карарга үзгәрешләр кертү турында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Марина Исхакова сөйләде.
- Үткәрелгән инвентаризация барышында категориясе булмаган яки аны үзгәртергә кирәк булган участоклар ачыкланды. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне күчерү, үзгәртү Министрлар Кабинеты компетенциясенә керә, ә башка категорияләр буенча – муниципалитет дәрәҗәсендә вәкаләтләр. Әмма безнең районда бу вәкаләтләр бернинди закон актлары белән беркетелмәде. Палатаның вәкаләтләренә тагын бер функция – җир кишәрлекләре категорияләрен билгеләү һәм үзгәртү тәкъдим итәбез, - дип мөрәҗәгать итте Марина Юрьевна.
Утырыш барышында депутатлар шулай ук Чистай районының территориаль планлаштыру схемасына «Татарстан Республикасында Арбузов җир асты газ саклау урыны»региональ әһәмияттәге объектны урнаштыру өлешендә үзгәрешләр керттеләр.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыкты. Депутатлар бертавыштан комиссиянең яңа составын расладылар.
Район башлыгы Дмитрий Иванов «Чистай муниципаль районы депутаты статусы турында «гы Положение турында» гы карарга үзгәрешләр кертү турында сөйләде.
- Закон нигезендә, депутатлар 2019 ел өчен керемнәре, чыгымнары һәм милек йөкләмәләре турында мәгълүматны 1 августка кадәр тапшыра алалар. Бу үзгәрешләрне «Чистай муниципаль районы депутаты статусы турында» гы Положениегә кертергә тәкъдим ителә", – диде Дмитрий Алексеевич.
Барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча депутатлар карарлар кабул иттеләр.