Шәһәр һәм район территориясендә санитар-эпидемиологик хәл киеренке кала.
Оператив мәгълүматларга караганда, Чистай муниципаль районында коронавирус йогышы белән авырган 9 кеше бар.
13 нче майга 6 кеше тулысынча терелде. 1 кеше хастаханәдә, 2се өйдә дәвалана.
Татарстан Республикасыннан читтә килгән 76 кеше медицина күзәтүе астында кала.
Чистай муниципаль районы башлыгы шулай ук смс һәм белешмәләрнең гамәлдән чыгарылуын, әмма хәзер барысы да җәмәгать урыннарында битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш, дип билгеләп үтте. Социаль дистанцияне төгәл үтәргә.
Хөрмәтле Татарстан Республикасыннан читтә яшәүчеләр һәм кунаклар, коронавирус йогышы таралмасын өчен, сезне кичекмәстән бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлегенә 8 (84342) 5 50 00 һәм 8 (84342) 5 51 50 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз