«Бөек Җиңү» рәсемнәр конкурсы

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Быел илебез бөек датаны – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Кызганычка каршы сугыш ветераннарының күбесе безнең арада юк инде. Әмма аларның батырлыгы без онытмыйбыз.

Шушы бөек бәйрәм алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш»  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Бөек Җиңү» балалар рәсемнәре конкурсы оештырылды. Конкурста балигъ булмаган социаль хезмәт алучы балалар катнашты. Балалар кәгазьдә бу бәйрәмне ничек күзаллауларын бәян иттеләр. Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International