Чистай районында 49 000 гектардан артык кыр чәчелгән

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Узган атнада һава шартлары хуҗалыкларга чәчү буенча максималь җитештерүчәнлеккә чыгарга мөмкинлек бирде.

Сабан культураларын чәчү дәвам итә. Бүгенгә барлыгы 49 000 гектардан артык чәчелгән, бу фаразга карата 72% тан артык, шул исәптән 32 000 Га мәйданда сабан культуралары чәчелгән (фаразга карата 93%). «Закамье Агро» ҖЧҖ, «Родник»ҖЧҖ хуҗалыкларында борчак, арпа, көнбагыш чәчүне төгәлләделәр. "Хузангай" ҖЧҖ дә ахырына якынлаша. «Чиста Агро» ҖЧҖ һәм «Чистай»АФда язгы бөртекле һәм кузаклы культураларның планлаштырылган мәйданнарның 60% тан артыграгы чәчелгән. Хуҗалыклар бодай, рапс, көнбагыш, арпа, кукуруз, берьеллык үләннәр чәчүне дәвам итәләр.

Параллель рәвештә үсемлекләрне саклау буенча эш алып барыла. 2500 га мәйданда корткычларга һәм авыруларга каршы, 4500 Га чүп үләннәренә каршы сиптерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International