Җиңүнең 75 еллыгы көнендә чистайлылар Мәңгелек утка чәчәкләр һәм веноклар салдылар

2020 елның 9 мае, шимбә

Билгеле сәбәпләр буенча, Җиңүнең масштаблы бәйрәмен күчерергә туры килде.

Әмма бу чистайлыларга Ватаныбызны фашизмнан саклаган сугышчыларга хөрмәт һәм хәтер күрсәтергә комачауламады.
Бүген, Җиңүнең 75 еллыгы көнендә чистайлылар Геройлар аллеясы янына җыелдылар. Социаль дистанцияне һәм башка куркынычсызлык чараларын үтәп, Мәңгелек ут янында алар тыныч һәм ирекле тормыш хакына гомерләрен биргән канкойгыч сугыш кырларында башларын салган якташларыбыз турында бер минут тынлык белән искә алдылар. Мемориалга җиңү яулаган һәркемгә хөрмәт һәм чиксез рәхмәт йөзеннән тере чәчәкләр һәм веноклар салды. Геройлар аллеясы буйлап узгач, чистайлылар шулай ук һәр стела янында һәм тыл хезмәтчәннәренә куелган һәйкәл янында чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.
Килеп туган эпидемиологик хәл җиңүчеләр буынын хәтерләтүдә киртә булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International