Чистай районында сабан культураларын чәчү бара

2020 елның 4 мае, дүшәмбе

Чистай районы хуҗалыкларында сабан культураларын чәчү дәвам итә.

Бүгенге көндә, 4 майда, барлыгы 18 000 га (бу фаразга карата 26% тәшкил итә) чәчелгән, шул исәптән язгы бөртекле культуралар 16 400 га мәйданда чәчелгән (фаразга карата 48%). Хуҗалыклар арпа, бодай, солы, борчак, рапс, көнбагыш чәчәләр. «Кама аръягы Агро» ҖЧҖ һәм «Родник» ҖЧҖдә, «Хузангай» ҖЧҖдә-40%, «Чистай» АФда-25%, фермер хуҗалыкларында планның 23% ы чәчелгән. Узган атнада эш темпларын тоткарлаучы төп фактор-туфракның дымлылыгы югары булуы. Бу атнада хуҗалыклар максималь җитештерүчәнлеккә чыгарга планлаштыралар.

«No-till» технологиясе буенча «Чистай Агро»ҖЧҖ эшкә керешәләр. Хәзерге вакытта бу хуҗалыкта туфракны чәчү алдыннан эшкәртү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International