Чистай балалар сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт бара

2020 елның 2 мае, шимбә

Уку йортында капиталь ремонт 34 ел эчендә беренче тапкыр үткәрелә.

Киләсе уку елында балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләрне һәм укытучыларны яңартылган рәвештә каршы алачак. Хәзерге вакытта аның бинасында капиталь ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Аны уздыру «Мәдәният»милли проекты ярдәмендә мөмкин булды.

"ГрейтСтрой «фирмасы төзүчеләре эшкә март ахырында керештеләр. Иң проблемалы урыннарның берсе – түбәдән башладык. Аны ремонтлап, профнастил белән яптылар.

- Бинаның түбәсе гел су үтеп торганга, стеналарында күгәрек барлыкка килде. Без, әлбәттә, аңардан котылырга тырыштык, косметик ремонт ясадык, әмма проблема күпмедер вакытка гына юкка чыкты. Капиталь ремонттан соң ул тулысынча бетерелер дип өметләнәбез, – дип сөйли балалар сәнгать мәктәбе директоры Наталья Ларионова.

Сәнгать мәктәбе урнашкан бина 1986 елда төзелгән. Бу вакыт эчендә капиталь ремонт бер генә тапкыр да үткәрелмәде, шуңа күрә биредә яңартуны барысы да диярлек таләп итә. Бүгенге көндә бинада тәрәзәләр тулысынча алмаштырылган, электр үткәргечләр, фундамент гидроизоляциясе үткәрелгән.

- Балалар өчен дәресләр уза торган барлык кабинетларда да җылы идәннәр булачак. Системаны төзүчеләр инде урнаштыра башлады. Ниһаять, сыйныфларда җылы, уңайлы булачак. Салкын вакытта безнең тәрбияләнүчеләргә җылы киемнәрдә һәм перчаткаларда шөгыльләнергә туры килде, - дип билгеләп үтә Наталья Владимировна.

Моннан тыш, сәнгать мәктәбендә тагын бер санузел җиһазланачак, ул цоколь катында урнашачак. Сүз уңаенда, шунда ук ике өстәмә уку сыйныфы һәм методик материаллар өчен саклагыч барлыкка киләчәк. Бу башка кабинетларда һәм остаханәләрдә урын бушатырга ярдәм итәчәк. Капиталь ремонт шулай ук уку сыйныфы булган күргәзмә залына да кагылды. Биредә түшәмнәр түбәнрәк булачак, әмма бинада күпкә якты һәм уңайлы булачак, бу дәресләр үткәрү өчен мөһим.

- Балаларга да, укытучыларга да яңартылган сәнгать мәктәбе ошар дип өметләнәм. Ремонтның тәмамлануын бик көтәбез, - дип билгеләп үтте мәдәният бүлеге начальнигы Татьяна Сизинцева.

- Улым Миша сәнгать мәктәбенә 5 ел йөри. Аның ныклап төзекләндереләчәген белгәч, әлбәттә, шатландык, чөнки бу балалар яхшы шартларда шөгыльләнәчәк дигән сүз, рәссамнар өчен бу бик мөһим, - ди Татьяна Алексеева.

Белешмә

Сәнгать мәктәбе-шәһәрдә балалар һәм яшүсмерләр өчен бердәнбер уку йорты. Биредә 151 бала белем ала, 7 укытучы эшли. Хәзерге вакытта уку процессы дистанцион режимда бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International