Шәһәр һәм район территориясендә санитар-эпидемиологик хәл киеренке кала.
27 апрельгә Чистай РҮХ табиблары күзәтүе астында башка шәһәрләрдән килгән 43 кеше кала.
Коронавирус йогышы белән авыруның 3 очрагы лабораториядә расланган, 13 кеше якын элемтәдә булган.
Хөрмәтле Татарстан Республикасыннан читтә яшәүчеләр һәм кунаклар, коронавирус йогышы таралмасын өчен, сезне кичекмәстән бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлегенә 8 (84342) 5 50 00 һәм 8 (84342) 5 51 50 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз