2008 елның 26 декабрендәге «дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында» гы 294‑ФЗ номерлы Федераль законның 8.1 ст.1 өлеше нигезендә риск юнәлешле алым бары тик дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) аерым төрләрен оештырганда гына кулланыла ала.
Моннан тыш, 294-ФЗ номерлы Федераль законның 10 статьясындагы 2 өлешенең 3 пункты нигезендә, Россия Федерациясе Президенты, Россия Федерациясе хөкүмәте күрсәтмәләре нигезендә һәм прокуратура органнарына кергән материаллар һәм мөрәҗәгатьләр буенча законнарның үтәлешенә күзәтчелек кысаларында планнан тыш тикшерү үткәрү турындагы прокурор таләбе нигезендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) органы җитәкчесе боерыгы (күрсәтмәсе) планнан тыш тикшерү өчен нигез булып тора.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, муниципаль контроль мәсьәләләрен регламентлаучы муниципаль норматив хокукый актлар планнан тыш тикшерү нигезләре буларак риск индикаторларына туры килү-килмәүне, шулай ук югарыда күрсәтелгән органнар күрсәтмәләре нигезендә чыгарылган дәүләт контроле (күзәтчелеге) органы җитәкчесенең боерыгын (күрсәтмәсен) кертергә тиеш түгел.