Татарстан Республикасы территориясендә 27 апрельдә көндез урыны белән яшен, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Аязучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән бераз яңгыр. Көндез урыны белән яңгыр, кайбер районнарда яшен.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, көндез яшенле җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +6..+8˚.
Көндез максималь һава температурасы +17..+20˚.