Чистай шәһәре һәм Чистай районы буенча 152 сәүдә объектында 44 оешма алкогольле продукцияне ваклап сата. Чистай шәһәре буенча 108 сәүдә объектында алкогольле продукцияне ваклап сату башкарыла, авыл җирлегендә 44 сәүдә объекты алкогольле продукцияне ваклап сата.
2020 елның 1 кварталында барлыгы 22,4 мең дал күләмендә алкогольле продукция сатылган, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, сату 2% ка кимегән.
Кертелә торган алкогольле продукция буенча узган елның шушы чорына карата 3% ка үсеш күзәтелә.
Республика җитештергән алкогольле продукцияне сату – 6% ка, шул исәптән аракы-7% ка кимегән.
Агымдагы елның гыйнвар-март айларында җан башына алкогольле продукция сату күләме 2,96 л тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 98% тәшкил итә.
2020 елның өч аенда территориаль орган белгечләре тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 38 тикшерү үткәрелгән.
Тикшерү барышында 30 очракта гамәлдәге законнарны бозуның 37 очрагы ачыкланды.
79,4 литр күләмендә алкогольле продукция легаль булмаган әйләнештән алынды.
Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 1 249 000 сум тәшкил итте.