Төзелеш эшләре тулы куәтенә бара!

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Коронавирус инфекциясенә карамастан, «Мәгариф» милли проекты кысаларында, «заманча мәктәп» проекты кысаларында Чистай үзәк район хастаханәсе микрорайонының Полющенков урамы буенча 800 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше дәвам итә. Мәктәпне киләсе уку елы башына ачарга планлаштыралар.
Моннан тыш, Чистай районында агымдагы елда тагын ике мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт планлаштырылган – бу Александровка һәм Кубассы авылларында урта гомуми белем бирү мәктәпләре.
Шулай ук балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт бара,анда хәзер түбә һәм тәрәзә блоклары урнаштырылган.
Мәгариф учреждениеләре төзелеше объектларында барлыгы 200гә якын кеше эшли. Төзелеш оешмалары җитәкчеләре тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча көчәйтелгән чаралар күрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International