Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Чистай хуҗалыкларында эшнең барышы белән танышты

2020 елның 10 апреле, җомга

Бүген Чистай районына эш визиты белән ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде. Аны Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов озата йөрде.

Ул район хуҗалыкларында булды, эшләрнең барышы белән танышты, чәчүгә әзерлекне бәяләде. Марат Җаббаров булган беренче хуҗалык «Кулон»Агрофирмасы булды. Кызыл Ялан авылында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры терлекчелек комплексында эшләрнең барышы белән танышты.

- Күптән түгел генә бу хуҗалык проблемалы, әмма база җитди иде. Хәзер монда технологик моментлар буенча мәсьәләләрне хәл итәләр. Якын арада тәртип урнаштырырлар дип уйлыйм, – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Чистай районында быел 67900 гектарга якын мәйданда чәчү планлаштырыла. Районның барлык хуҗалыкларында уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру төгәлләнде. 12 мең гектарда туңга сөрелгән, 9 мең гектарда – күпьеллык үләннәрне тырмалау, 700 гектарда уҗымнарны тырмалау үткәрелде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры район хуҗалыкларында чәчүгә әзерлеккә яхшы бәя бирде һәм технопаркны яңарту, орлыклар әзерләү, ашламалар туплау буенча эшне билгеләп үтте. Мисал өчен, Марат Җәббаров булган «Чистай Агро» хуҗалыгында быел 5 яңа заманча чәчү комплексы сатып алынган, сыйфатлы орлык хәзерләгәннәр, ашлама кертүләрен дәвам итәләр.

- Чистайда, республиканың күп кенә башка районнарындагы кебек үк, язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнде. Кайбер хуҗалыкларда яңа чәчү комплекслары сатып алынды, бу чәчүгә яхшы әзерлек турында сөйләргә мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады Марат Җәббаров. - Минераль ашламалар туплау буенча Чистай быел лидерлар рәтендә. Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча хуҗалыкларга вегетация чорында 1 гектарга 70 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче матдә күләме белән ашлама кертергә кирәк. Бүгенге көндә республика буенча бу күрсәткеч 1 гектарга 52 кг тәэсир итүче матдә дәрәҗәсендә, Чистайда 1 гектарга 50 кг га якын тәэсир итүче матдә тупланган. Әмма хуҗалыкларның бу күрсәткечне 70 килограммга җиткерү планында вакыт бар әле һәм алар бу дәрәҗәгә ирешелер дип уйлыйм.

Чистай районында чәчү эшләренә 200 дән артык трактор, 16 чәчү комплексы, 170 агрегат, культиватор, чәчкеч җәлеп ителгән.

Марат Җәббаров «Чистай»агрофирмасында яңа чәчү комплекслары эшен бәяләде. Биредә чәчү эшләренә беренчеләрдән булып гадәттәгедән иртәрәк керешкәннәр. Аграрийлар солы, арпа чәчә башлады.

- Тукландыруны вакытында керттек, уҗымнар кышлатудан яхшы хәлдә чыктылар. Минераль ашламаларны җитәрлек күләмдә туплаганнар, яңа техника сатып алганнар. Һава шартлары чәчү кампаниясен уңышлы башкарып, мул уңыш җыеп алу мөмкинлеге бирер дип өметләнәбез, – диде «Чистай» агрофирмасы директоры Иван Шугаев.

Бүгенге көндә «Родник» хуҗалыкларында (биредә 150 гектарга якын арпа чәчелгән), «Чистай» агрофирмасында (300 гектар арпа, 150 гектар солы чәчелгән) чәчүгә керешкәннәр, район фермерлары әлегә 270 гектарда чәчкәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International