Роспотребнадзор хәбәр итә

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге Чистай районы территориясендә санитар - эпидемиологик хәлнең тыныч булуын, коронавирус инфекциясе белән авыруларның теркәлмәвен хәбәр итә.

Март ае дәвамында шәһәр һәм район территориясенә коронавирус инфекциясе буенча имин булмаган илләрдән 236 граждан килде, аларның 70е район территориясендә яшәмәде, полиция бүлеге тарафыннан әлеге затларның урнашу урыннары билгеләнде, мәгълүмат аларның фактта булу урыны буенча Роспотребнадзор бүлекләренә җибәрелде.

Барлыгы 166 кеше медицина күзәтүе астында, 14 көн үткәннән соң 141 кеше карантиннан алынды, 25 кеше күзәтү астында кала. Медицина күзәтүе астында булган барлык гражданнар да 10 көнгә коронавирус инфекциясенә тикшереләләр, 141 кеше тикшерелгән, нәтиҗәләр тискәре.

«Чистай РҮХ» ДАССОда коронавирус йогышына шикләнгән пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен әзерлекне тәэмин итү буенча бөтен кирәкле чаралар үткәрелә.

Бер үк вакытта исегезгә төшерәбез, районга Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе гражданнары кайта, кунакка килә. Әлеге категория гражданнарга 8(84342)55150 телефоны буенча Чистай шәһәренә һәм Чистай районына килеп җитүләре турында хәбәр итәргә, үз-үзеңне изоляцияләү режимында булырга киңәш итәбез.

Районның һәр кешесенә тагын бер кат мөрәҗәгать итәбез!
Әгәр сезгә район территориясендә югарыда күрсәтелгән затларның булу фактлары билгеле булса яки үзегез изоляция режимын бозу турында беләсез икән, зинһар өчен(84342)55150 телефоны буенча хәбәр итегез. Үз йөрешеңне, җәмәгать урыннарына баруны, дуслар һәм туганнар белән аралашуны Максималь Дәрәҗәдә чикләүне сорыйбыз.

Хөрмәтле ата-аналар! Балаларга өйдә булу кирәклеге турында аңлатыгыз, аларның урамда булуын тикшереп торыгыз! Бу бик мөһим! Әгәр инфекцияне бу стадиядә туктамасак, безгә бик кыенга туры киләчәк. Зарарланган кеше, үз чирен сизми дә, башка дистәләгән кешене йоктыра ала. Бу хакта онытмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International