Чистопольские известия» газетасы Татарстанның легендар брендлары йөзлегенә керде

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Республиканың легендар брендлары өчен гомуми тавыш бирү тәмамланды. Беренчесендә Татарстан халкы тармаклар буенча 57 иң яхшы брендны сайлады. Икенче этапта тавыш бирүдә катнашучыларга республиканың 43 районында бер җиңүчене билгеләргә кирәк иде. Нәтиҗәдә Татарстанның легендар 100 брендыннан торган исемлек булды. Быел 102 яшь тулган «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы Безнең район буенча иң күп тавыш җыеп, бу йөзлеккә керде.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.
"Татарстанның 100 легендар бренды" ның тулы исемлеге белән биредә танышырга мөмкин http://100brand.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International