Татарстан Росреестры тикшерүләр туктатты

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хәбәр итә, җир законнары үтәлешен 2020 елның 1 маена кадәр планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрүне туктаткан. Карар РФ Хөкүмәте йөкләмәсе нигезендә кабул ителде.

Планнан тыш тикшерүләр бары тик аерым хәлләрдә генә булырга мөмкин. Мәсәлән, гражданнарның тормышына, сәламәтлегенә, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы янаган очракларда. Моннан тыш, элек ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр (аларны бетерү вакыты 1 майга кадәр җитә) өч айга озайтылачак.

Җир законнарын бозуга бәйле сораулар килеп туган очракта, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында күрсәтелгән телефоннарга мөрәҗәгать итәргә кирәк rosreestr.tatarstan.ru " Гражданнар мөрәҗәгатьләре»бүлегендә. Шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре почта аша һәм электрон почта аша кабул ителә.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

8 843 255 25 10,

8 917 913 50 41

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International