2020 елның 1 апрелендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру графигы нигезендә инструменталь контроль чараларын кулланып техник карау уздырылды. 7 берәмлек техника тәкъдим ителгән.
Техник карап чыгу барышында үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү, янгын сүндерү чаралары белән комплектацияләү, тракторчы-машинистларны укыту, Үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына таныклыклар алу һәм эшче һөнәр алу белән Үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына категорияләр ачу буенча сораулар бирелде.