Коронавирус аркасында килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, намуссыз эшмәкәрләр халык арасында ихтыяҗ аеруча зур булган товарларга бәяләрне күтәрә ала. Кибетләрдә бәяләрнең артуына юл куймас өчен, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә бүлеге көн саен мониторинг алып бара.
Әйтик, 2020 елның 1 апрелендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Сәүдә бүлеге белән берлектә ваклап сату территорияләрен карап чыкты.
Зур булмаган сәүдә объектларында кайбер җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә бәяләр арту ачыкланды. Казаннан китерүчеләр билгели торган күпләп-җибәрү бәяләре артты, шуңа күрә безгә бәяне күтәрергә туры килә, – дип билгеләп үтә кибет җитәкчеләре.
- Эре ритейлерларның төп азык-төлек товарларына бәяләр сизелерлек үзгәрмәде, - дип билгеләп үтте сәүдә бүлеге башлыгы.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча беренче урынбасары шулай ук кибетләрдә азык-төлек продуктлары аркасында паникага салынмаска чакырды – аларның запаслары даими рәвештә тулылана. Продукция саны контрольдә тотыла. - Карабодай кытлыгы барлыкка килде, әмма без өстәмә рәвештә заказлар күләмен арттырдык, - дип аңлатты Кашапова Л.Х һәм кибеттә булганда битлек кияргә, керү һәм чыгу вакытында антисептик белән эшкәртергә һәм башка сатып алучылардан 1,5 метр дистанцияне үтәргә кирәклеген искәртте.
Хөрмәтле чистайлылар, кибет һәм сәүдә нокталарында төп азык-төлек товарларына бәяләрнең артуын күрсәгез, "кайнар линия" телефоны буенча хәбәр итә аласыз: 5-23-17,5-13-92, мәгълүмат Монополиягә каршы федераль хезмәткә тапшырылачак.