30 марттан башлап, яңа коронавирус инфекциясе COVID-2019 таралуга юл куймауга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында барлык халык өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Республикада вирус таралуны булдырмау өчен берничә чара күрелгән, дип искәртте Л.Фазлыева – ял, күңел ачу, спорт, агарту, күргәзмә, реклама һәм башка чаралар үткәрү, шулай ук республикада урнашкан паркларда, скверларда тиешле хезмәтләр күрсәтү рөхсәт ителми. Ул шулай ук 28 марттан сәүдә үзәкләре, сәүдә-күңел ачу комплекслары, ваклап сату базарлары һәм аларда урнашкан сәүдә объектлары эшчәнлеге туктатылуын искәртте.
Моннан тыш, җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт күрсәтү шулай ук читтән торып һәм чыгаруга да башкарыла, ә 28 марттан республика территориясендә гражданнарның санатор-курорт оешмаларында, санатор-сәламәтләндерү балалар лагерьларында ел әйләнәсендә ял итү урыннарын броньлау һәм урнаштыру туктатылды.
30 марттан Татарстанда барлык гражданнарга да үз-үзеңне изоляцияләү режимы кагыла. Бигрәк тә бу чара 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга кагыла, чөнки өлкән яшьтәге кешеләр коронавирус инфекциясеннән өзлегүләр буенча риск төркемендә торалар.
Яшәү урыннарыннан һәм үз-үзеңне изоляцияләү урыннарыннан китү хокукына Россия Федерациясе Президенты Указында язылган Татарстан учреждениеләре һәм предприятиеләрендә эшләүчеләр һәм эшчәнлек алып баручылар ия. Болар-өзлексез цикл предприятиеләре, сәламәтлек саклау учреждениеләре, азык-төлек, даруханәләр һәм тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче башка оешмалар.
"Өзлексез эшләүчеләр категориясенә керә торган предприятиеләрдә эшләмәүче кешеләр, кичектергесез медицина ярдәме кирәк булган очраклардан тыш, үз-үзләрен изоляцияләү урынын ташлап китәргә тиеш түгел, – диде Л.Фазлыева. - Калганнарга үз-үзеңне изоляцияләү урыннарыннан бары тик бер-ике көн дәвамында халыкка җиткерелергә тиешле тәртип нигезендә генә китәргә мөмкин булачак".
Документта шәһәрлеләрнең беренче чиратта кирәк булган тауарларга, шулай ук медицина ярдәме алуга чыгуы күздә тотыла. Әмма халык мөмкинлеге буенча кешеләр күпләп җыела торган урыннарда йөрүдән баш тартуны сорый. «Татарстанда беренче чиратта кирәкле товарларны һәм азык-төлек продуктларын өйгә, шулай ук дистанцион сәүдәгә китерү һәм оештыру буенча алдан эш алып барылды, - диде Л.Фазлыева. - Ялгыз яшәүче пенсионерларга һәм инвалидларга товарлар өйгә волонтерлар һәм социаль яклау хезмәткәрләре ярдәмендә китерелә".
Бүгенге көннән Татарстанда шулай ук муниципальара багаж ташулар да туктатыла, дип билгеләп үтте ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин. Республика буенча йөкләр җибәрүгә бәйле ташулар җибәрүче оешма тарафыннан билгеләнгән формада бирелә торган белешмә булганда гамәлгә ашырылачак.
"Санитар-эпидемиологик хәл безне республика буенча кешеләр йөрешен чикләргә мәҗбүр итә, - диде Л.Сафин. – 1 апрельдән муниципалитетлар арасында барлык пассажирлар ташу туктатылачак, шуңа күрә кемдер өйдән чыгып китсә, бу вакытка кадәр кайтырга һәм мәҗбүри карантинга китәргә кирәк. Җәмәгать транспорты эшли торган шәһәрләрдә хәрәкәт составы саны буенча чикләүләр кертелде. Шулай ук электричкалар буенча да чикләүләр каралган: алар Аэропорт юнәлешендә, шулай ук Арча һәм Зөя шәһәрләрендә иртән һәм кичен эшкә йөрүчеләр өчен йөриячәк".
Такси эше туктатылмаячак. Шәһәр халкы шәхси транспорттан да файдалана ала, ләкин шул ук вакытта режим шартларын да үтәргә – өйдән чыгарга һәм каядыр алдан алынган документлар буенча яки кирәк булса гына барырга кирәк булачак.
Хәзерге вакытта Татарстанда коронавирус инфекциясенең 14 очрагы теркәлгән, бер кеше дәваланган. Марина Патяшина сүзләренә караганда, республикада коронавируска 10 мең тикшеренү уздырылган, көн саен 400 тест уздырыла. Якын арада тестлар санын көнгә 1-1, 5 меңгә кадәр арттыру планлаштырыла.
"Үз – үзеңне изоляцияләү режимы – теләү түгел, ә хәлне нормальләштерү өчен кирәкле чара, - дип өстәде Л.Фазлыева. - Бу кагыйдәне барысын да үтәвегезне сорыйм-бу безгә вирус таралуны булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк. Без моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Үз-үзеңне изоляцияләү-һәрберебез өчен җитди, катлаулы чакыру. Әмма бу шулай ук безнең шәхси җаваплылык һәм якын кешеләр турында кайгырту да".