Барлык районнарда аграрчылар кыр эшләренә чыктылар, ә 3 районда чәчүлекләрне тырмалауга да керештеләр инде

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, узган ял көннәрендә республиканың барлык районнары язгы кыр эшләренә чыктылар, болар – көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре. Ә Биектау, Чүпрәле һәм Зеленодольск районнары күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тырмалауга (Зеленодольск районы) да керештеләр.

«Дөньядагы бүгенге вәзгыятьне истә тотып, азык-төлек иминлегенең әһәмияте тагын да арта. Язгы көн ел туйдыра, диләр. Барысын да вакытында эшләргә һәм республика өчен яхшы уңышка нигез салырга кирәк. Барлык күрсәтмәләрне үтәп эшлибез. Техника да төзек булсын, үзебез дә сәламәт булыйк, эшне дә вакытында төгәллик, – диләр игенчеләр, – шуңа күрә, өйдә калалган кешегә чыгып йөрмәскә киңәш итәбез, инфекция таралмасын өчен».

«Тукландыруны иртәрәк башлау агрегатларга да, эшләүчеләргә дә эш йөкләнешен нәтиҗәле бүлешергә мөмкинлек бирә», – дигән иде Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Бүгенггә республика буенча көзге культуралар 210 мең га мәйданда тукландырылган, күпьеллык үләннәр – 86 мең га. Быел барысы көзге культураларны 486,7 мең га мәйданда тукландырырга кирәк булачак, ә күпьеллык үләннәрне – 484,1 мең га мәйданда.

Көзге культураларны тукландыругы Зәй, Сарман һәм Тәтеш районнары төгәлләде инде. Зеленодольск, Тукай һәм Минзәлә районнары – төгәлләү алдында.

Республика кырларында орлыкларны инкрустацияләү буенча актив эш алып барыла. Бу эшкә 13 район хуҗалыклары кереште. Бүгенгә ул эш 16 мең тонна башкарылган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртүенчә, Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджеттан ярдәм ала алалар. Бу акчаларны бер гектар чәчүлеккә кимендә 35 кг минераль ашлама туплаган хуҗалыклар алырга мөмкин.

Быел бер гектар чәчүлек мәйданына 70 кг-нан артык туклыклы матдә кертү бурычы куелды. Шуңа күрә түбәнрәк күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк. Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культуралары уңышын арттыруда төп нигез булып тора. Ашламалар, уңышны гына арттырып калмыйча, үсемлекләрнең сыйфатын да арттыралар: аларда шикәр, май, аксым, шулай ук биологик актив матдәләр күләмнәре арта. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау һәм кертү эше җитәрлек күләмдә алып барылмый торган районнарга моңа игътибарны арттырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International