Чистай муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны, муниципаль хезмәт вазыйфаларын һәм муниципаль бюджет учреждениеләре җитәкчеләре вазыйфаларын биләүче 250гә якын кеше керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә тиеш.
Гамәлдәге законнар нигезендә декларацияләр 30 апрельгә кадәр тапшырылырга тиеш. Безнең районда мондый мәгълүматны 117 муниципаль хезмәткәр, муниципаль вазифаларны биләүче 48 кеше район Советы депутатлары бирергә тиеш.
Декларацияләрне үз өстенә генә түгел, балигъ булмаган балалар һәм ир белән хатын өчен дә тапшырырга тиешләр. Тулы булмаган һәм дөрес булмаган белешмәләр биргән затларга карата җаваплылык каралган.