2020 елның 26 мартында Бөек Ватан сугышы ветераны Егоров Алексей Михайлович үзенең туган көнен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов килде, ул Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов исеменнән котлау открыткасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырды, шулай ук 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырды.