Пенсия яшендәге хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

2020 елның 24 мартында Чистай «Реглан» УПП ҖЧҖендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Кашапова Ләйсән Хамз кызы катнашында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссиянең күчмә утырышы узды.

Утырышта пенсия алды яшендәге гражданнарның хокукларын үтәү, хезмәт шартларын махсус бәяләү мәсьәләләре каралды.

Тикшерү барышында закон бозу очраклары ачыкланмады.

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты искәрткәнчә, эштән китүгә мәҗбүр иткән, эштән азат итү, отпуск бирмәгән, эш вакыты һәм ял вакыты режимын бозган һәм хезмәт законнарын бозган өчен штраф салу каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International