2020 елның 24 мартында Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Л.Х. Кашапова рәислегендә, шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Э. Р. Хәсәнов катнашында Чистай муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең 2020 елның гыйнвар - февраль айлары нәтиҗәләре буенча чираттагы утырышы булды.
Утырышта авыл җирлегендә продукция сату, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше, алкоголь базары өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар түләтү мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату, алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү белән, утыз меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф салынуга китерә, дип искәртә.
Шулай ук районның алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше мәсьәләләренә битараф булмаган һәр кешесе «Халык контроле» системасына үз мөрәҗәгатен калдыра һәм моның өчен 1000 сумнан 3000 сумга кадәр акчалата бүләк ала ала, хәбәр дөрес булырга тиеш.