Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан медаль тапшыру

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераны Зельдис Михаил Исаак улын һәм тыл хезмәтчәне Марюткина Людмила Николаевнаны котларга, шулай ук Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан медальләр тапшырырга Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Юрьевна Задворнова килде.

Михаил Исаакович бик күп орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 1940 елда Кызыл Армиягә алына һәм Ерак Көнчыгышка бүленә. 1941 елда Новонежино шәһәрендә полк мәктәбен тәмамлый һәм сержант исемен ала, пулемет бүлеге командиры һәм взвод командиры урынбасары итеп билгеләнә. 1 нче Украина фронты составында Польшаны, Чехословакияне, Венгрияне азат итә.

Галина Юрьевна, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов һәм шәхсән үз исеменнән, ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, медальләр тапшырды, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International