Эш башлаучы фермерлар үз эшләрен ачу өчен Илкүләм проект кысаларында 6 млн. сумга кадәр грант алырга мөмкин

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Грант алучылар ит һәм сөт терлекчелеге, ат, сарык үрчетү, кошчылык, умартачылык, товар балыгын үрчетү, җиләк-җимеш культуралары, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары юнәлешләре һәм башка юнәлешләр буенча проектларны гамәлгә ашыра алалар.

Мәсәлән, ит һәм сөт терлекчелеге юнәлешендәге проектларга – 5 млн сум (авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бүленмәс фондына 6 млн. сумга кадәр керткәндә) башка юнәлешләргә 3 млн. сумга кадәр (авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бүленмәс фондына 4 млн. сумга кадәр керткәндә) бирелә.

Заявкалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан 2019 елның 2 мартыннан 31 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 каб. Кабул итү эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә урнаштырылган. 

Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлегендә танышырга мөмкин, телефоннар: (843) 221-76-88 (8844), (843) 221-76-85

Шуны әйтергә кирәк, 2019 елда «Агростартап» проекты буенча Татарстанның 36 муниципаль районыннан 103 крестьян-фермер хуҗалыгы 2 млн сумнан 4 млн сумга кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International