Чистай районында праймеризда катнашу өчен документлар кабул итү башланды.

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Документларны кабул итү һәм катнашучыларны теркәү белән «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле сәяси советы утырышында оештырылган оештыру комитеты шөгыльләнә. Оештыру комитеты эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Чистай шәһәре, Ленин урамы, 42 нче йорт адресы буенча урнашкан. Документларны 5нче майга кадәр тапшырырга мөмкин.
Алдан тавыш бирүдә партиянең әгъзасы яисә тарафдары булмаган, башка партия әгъзасы булмаган 18 яшьтән өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданы катнаша ала.
Кирәкле документлар исемлегенә гариза, паспорт күчермәсе, белем турында документ күчермәсе, эш урыныннан белешмә, хөкем ителмәү турында белешмә, Фоторәсемнәр керә.
Оештыру комитетының контакт телефоны: 8(84342)5-27-56

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International