Кагыйдә 1. КУЛЛАРНЫ ЮАБЫЗ
Теләсә кайсы җәмәгать урыннарында, транспортта, ишек ручкаларына, акчага, оргтехникага, ашарга һәм ашарга әзерләүгә кагылганнан соң кулларыгызны юыгыз.
Сугны белән сабынлап юу мөмкинлеге булмаганда дезинфекция чаралары яки бер тапкыр кулланыла торган дымлы салфеткалар кулланырга кирәк.
Йөзегезгә һәм күзләрегезгә юылмаган кулларыгыз белән кагылмагыз.
Уртак сөлгеләрдән файдаланмагыз.
Кагыйдә 2. ЭШ УРЫНЫ ГИГИЕНАСЫН САКЛЫЙБЫЗ
Сезнең эш урыныгыз гигиена таләпләренә туры килгәнлегенә инаныгыз.
Вирусларны өстәл, урындыклар, ишек ручкалары, гаджетлар, клавиатуралар, мониторлар, портфельләр, сумкалардан арындыру өчен, аларны көнкүреш юу чаралары (мәсәлән, сабын эретмәсе) кулланып дезинфекцияләгез.
Бүлмәләрне эштә һәм өйдә еш җилләтегез, дымлы җыештыру үткәрегез.
Кагыйдә 3. ГОМУМИ ГИГИЕНАНЫ САКЛЫЙБЫЗ.
Көн саен душ кабул итегез, чәчләрегезне юыгыз. Шома прическаларга өстенлек бирегез (туздырылган чәч, еш кына биткә кагылып инфекция куркынычын арттыра ).
Көн дәвамында 3-4 тапкыр агынты су белән йөзегезне һәм борыныгызны юыгыз.
Кул кысуларны, үбешү һәм кочаклауларны чикләгез.
Эштә ашарга махсус билгеләнгән урыннарда гына ашагыз.
Кагыйдә 4. СУЛЫШ ОРГАННАРЫН МЕДИЦИНА БИТЛЕГЕ ЯРДӘМЕНДӘ ЯКЛЫЙБЫЗ.
Медицина битлекләре кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, җәмәгать транспортында барганда, авыруларны караганда һәм көчле респиратор вирус инфекцияләре булган затлар белән аралашканда кулланыла.
Үзеңне зарарсызландыру өчен битлекне дөрес кияргә кирәк:
- битлек ныклап беркетелергә, авыз һәм борынны тыгызлап ябарга тиеш,
- дымлы яки тишелгән битлекне яңасына алыштырырга кирәк;
- битлекләрне ике сәгать саен алыштырырга кирәк;