ЛИД "Камалия" ял итү һәм үстерү үзәгенең “Бәхетле балачак!” проектында катнашу

2020 елның 6 марты, җомга

Балачак - мөгаен, кеше тормышында иң матур вакыттыр. Балачак -  могҗизаларга ышану, күпне танып-белү, яхшылыкның явызлыкны һичшиксез җиңүенә ышану, яраткан әти белән әни, дәү әниләр һәм дәү әтиләр, абый-апалар, энеләр һәм сеңелләр. Балачак тиз үтеп китә, ә баланың күңелендә якты һәм кояшлы чор турындагы хатирәләрнең тылсымлы тамчысы кала. Яхшы я начар сыйфатларның да күбесенә балачакта нигез салына.

Балаларны матурлыкны күрергә, аларда уңай сыйфатлар, хезмәткә мәхәббәт һәм тирә-юньдәгеләргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан "Камалия" ял итү һәм үстерү үзәгендә “Бәхетле балачак!” проекты старт алды. 2020 елның 3 мартында “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль ярдәм алучы балаларны  әлеге проект кысаларында әкият терапиясенә һәм яңа форматлы Арт-терапиягә җитәкләп бардылар. Балалар “Һөнәр алтыннан кыйммәтрәк” дигән әкият тыңладылар, алып баручының сорауларына җавап бирделәр, кәгазьдә тыңланган әкияттән алган тәэсирләрен сүрәтләделәр һәм алып баручылар белән хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Балалар бик күп уңай эмоцияләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International