2020 елның 26 февралендә Чистай муниципаль районында саф һәм эшкәртелгән елга балыгы белән сәүдә итүне тикшерү буенча ведомствоара рейдлар дәвам ите, анда Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә бүлеге белгечләре, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлекнең торак секторда җәмәгать тәртибен саклауны оештыру буенча әйдәп баручы белгече катнашты,Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай һәм Спас районнары территориаль бүлеге белгече. Тикшерү барышында Тат. Сарсаз авылында документларсыз эшкәртелгән елга балыгын сату һәм маркировкалау ачыкланды. Әлеге факт буенча судка тапшыру өчен 2 административ беркетмә төзелде.