«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре укучыларга су-сазлык ресурсларының мөһимлеге турында сөйләделәр.

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

26 нче февральдә «Чиста болыннар» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, Бөтендөнья су-сазлы җирләр көне кысаларында, ТР ЧМР 4нче урта мәктәбендә булдылар.

Тыюлык хезмәткәрләре балаларга, урманнар белән беррәттән, Су-сазлыкларның кислородның мөһим регенераторлары булып торулары, ә сазлыкның төп кыйммәте – су туплау һәм аның сыйфатын яхшырту турында сөйләделәр. Моннан тыш, сазлык-ул күп кенә хайваннар өчен йорт.

Лекция барышында балалар су-сазлык җирләренең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының кайбер вәкилләре белән таныштылар, һәм хайваннарны саклау, беренче чиратта, су янында яшәүче кошларны саклауга ярдәм итә, дигән нәтиҗә ясадылар.

Лекция ахырында тыюлык хезмәткәрләре беркетеп торучы уен үткәрделәр. Иң актив катнашучыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International