Бөек Ватан сугышында катнашучыга юбилей медале тапшырылды.

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Хәйруллин Нәкыйп Мөбәрәкшин улы бүген 96 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сугыш ветеранын туган көне белән район башлыгы Дмитрий Иванов котлады һәм юбилей медален тапшырды. Олы яшьтә булуына карамастан, Нәкыйп абый җәмәгать тормышында актив катнаша. Кунаклар килүгә ул яшьләр белән очрашудан кайтып өлгергән инде, күңел күтәренкелеген югалтмый, күңелле һәм аралашучан булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International