Игътибар! «Гаилә архивын тапшыр»

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «гаилә архивын тапшыр»дигән конкурс игълан итте.

Конкурста барлык татарстанлылар катнаша ала, моның өчен жюрига гаилә архивыннан Татарстан Республикасының барлыкка килү, үсеше, гаилә тарихын, гаилә әгъзаларының иҗтимагый һәм һөнәри эшчәнлеге турында мәгълүматны чагылдыручы фотографияләр, видеодокументлар һәм(яки) фонодокументлар коллекциясен күрсәтергә кирәк.

Конкурста катнашу өчен сайлап алу тәртибе, сроклары, шартлары һәм критерийлары белән "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге Татарстан Республикасы Дәүләт архивының рәсми сайтында таныша аласыз. http://arhiv.tatarstan.ru" грантлар. Архив конкурслары.1).  ​

 

Конкурс ике этапта үткәрелә. 2019 елның 4 ноябреннән 2020 елның 10 февраленә кадәр – муниципаль этап, 2020 елның 1 маеннан 31 маена кадәр-республика этабы узачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә: 1 урын өчен – 50 мең сум, 2 урын өчен – 30 мең сум, 3 урын өчен – 20 мең сум. Конкурста җиңүче гаилә архивларының документларының төп нөсхәләре Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертеләчәк. Бирелгән документларга авторлык хокуклары конкурс җиңүчеләре булып кала.

Гаризаларны 2020 елның 6 февраленә кадәр тапшырырга кирәк. 8(84342)5-06-05 телефоны буенча яисә К. Маркс ур., 46 йорт адресы буенча Чистай шәһәре, архив бүлеге аша мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International