Чистайлылар игътибарына

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә православие дөньясы чукындыру яки Богоявление бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Бу төндә Чистай районы гыйбадәтханәләрендә гыйбадәтләр узачак. 19 гыйнвар көнне төнге сәгать унда Чистай һәм Түбән Кама Игнатиясе епискобы Никольский соборында төнге гыйбадәтне җитәкли.

Бәйрәм литургиясеннән соң православие динендәгеләр яр буена хач белән барачаклар. Нәкъ менә шунда, дога кылганнан һәм суны изгеләндергәннән соң, чистайлылар махсус җиһазландырылган коену урыны янында полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кизү торачак.

Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен палаткалар оештырылачак, анда чистайлылар коенганнан соң җылына һәм кайнар чәй белән сыйлана алачаклар.

Теләгән кешеләр шәһәрдән читтә дә су ала алачак. Булдырь авылында шулай ук купель урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International