Табигать саклау прокуратурасы тарафыннан гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бозулар ачыкланды

2019 елның 27 декабре, җомга

Республиканың Чистай районы авыл җирлекләре эшчәнлегендә гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча законның үтәлешен тикшерү барышында Казан районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан закон бозу очраклары ачыкланды.

Әйтик, авыл җирлегендә гидротехник корылмалардан файдалану кагыйдәләре эшләнмәгән; декларация алды тикшерүе үткәрелмәгән; ГТС авариясе нәтиҗәсендә китерелгән зыянны каплаган очракта, гражданлык җаваплылыгын финанс ягыннан тәэмин итү юк. Болар барысы да гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга китерергә мөмкин, район гражданнарының тормышка хокукларын бозу, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү куркынычы тудыра.

Закон бозуларны бетерү максатларында табигатьне саклау прокуроры судка дәгъвалар белән мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International