Хокук бозуларны профилактикалау буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе Чистай районының бу өлкәдәге эшен уңай бәяләде

2019 елның 20 декабре, җомга

Бүген чистайлылар видеоконференция режимында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнаштылар.

Киңәшмәдә транспорт объектларында хокук тәртибен һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү эшенең торышы һәм аның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар, шулай ук иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан затларны социаль адаптацияләү һәм реабилитацияләү буенча өстәмә чаралар күрү кебек мәсьәләләр каралды.

Утырыш мәсьәләләренең берсе хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе эш төркеменең сентябрь ахырында узган күчмә тикшерү нәтиҗәләрен яңгыратты. Нотыкчы Чистай муниципаль районының хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссиясе эше уңай бәяләнде, дип билгеләп үтте.

"Профилактика-хокук бозуларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы. Эшне шул ук рухта дәвам итегез», - дип нәтиҗә ясады Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International