Чистай муниципаль районы башлыгына йорт яны территориясен төзекләндерү өчен рәхмәт белдерделәр

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Күптән түгел Привалов урамындагы 77-нче номерлы йорт янындагы территорияне ремонтлау төгәлләнде. Бүген "Тегермән мәйданы" исемле 4 нче ТОС җитәкчесе оештырган халык җыенында рәхмәт сүзләрен шул йортта яшәүче Вера Князева җиткерде.

Гадәттәгечә, халык башлыкка көнкүреш сорауларын бирде: чүп чыгару һәм территорияләрне төзекләндерү. Шулай ук Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 41-нче номерлы йортта яшәүчеләр йөк машиналарының йорт яны территориясенә керүен тыюны, шулай ук Чернышевский урамындагы «Пятерочка» кибете янындагы тротуарны өстәмә ремонтлауны сорадылар. Биредә яшәүчеләр тротуарда бик күп су туплана, бу исә халыкның җәяү йөрешенә комачаулый, дип аңлаттылар.

"Бер үк вакытта барысын да эшләп булмый, әмма, минемчә, сез шәһәребездә барган үзгәрешләрне тиешенчә бәялисез, - дип мөрәҗәгать итте микрорайон халкына башлыгы, - мин ышанам ки, безнең очрашулар ешрак узар, сез монда үз теләкләрегез һәм фикерләрегезне белдерә аласыз, шулай ук сишәмбе көнне гражданнарны кабул итүгә килә аласыз, мин сезне тыңларга һәм сезгә ярдәм итәргә әзер!"- дип нәтиҗә ясады Дмитрий Иванов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International