Киңәшмәне Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде. Ул республика бүләкләре ияләрен котлады.
Ел саен үткәрелә торган «Наше время-безнен заман» эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестиваленең дипломы белән фестиваль үсешенә зур өлеш керткәне өчен Чистай ҮРХ баш табибы Рәис Мостафин бүләкләнде.
Ел саен үткәрелә торган «Наше время-безнен заман» эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестиваленең гомумкоманда зачетында икенче урын өчен Чистай ҮРХ командасы диплом белән бүләкләнде.
«Ватан» үзәге тренер-укытучысы Юрий Устинов шулай ук «Татарстан Республикасы балигъ булмаганнарының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2019» Республика конкурсының «Ватан иминлеге өчен» номинациясендә икенче урын алганы өчен Диплом белән бүләкләнде.