Татарстан Республикасы ( Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләүләре буенча, СПИД һәм гепатит белән беррәттән, туберкулез дөньяда иң куркыныч йогышлы авыруларның берсе булып тора. Аның белән көрәш 150 ел дәвамында алып барыла, әмма Бөтендөнья эпидемиясен җиңеп булмады. Туберкулез ел саен башка инфекция белән чагыштырганда, өлкән кешеләрне күбрәк үтерә. Шул ук вакытта профилактик чаралар үткәргәндә бу авыруны булдырмый калырга, ә иртә ачыклаганда һәм дөрес дәваланганда тулысынча дәваларга мөмкин.