18 октябрьдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов рәислегендә Чистай муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Хисап чорында 52 юл-транспорт һәлакәтендә 9 кеше һәлак булды һәм 68 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Утырышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, узган елның шул ук чорында юл-транспорт һәлакәтләренең саны 32% ка кимегән. Шулай ук 2019 елда исерек хәлдәге машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең кимүе күзәтелә. Узган елның 9 аенда 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 7 кеше үлгән, 23 кеше тән җәрәхәтләре алган булса, 2019 елның шул ук чорында 8 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 9 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.