Традиция буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу искиткеч бәйрәм-юллар, транспорт чишелешләре, күперләр, ел әйләнәсе аларга өзлексез хәрәкәт итүчеләргә рәхмәт һәм хөрмәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек.
Юлларны тиешле хәлдә тоту, куркынычсыз һәм ышанычлы автомобиль юлларын тәэмин итү-җиңел бурыч түгел. Бу тармактагы эш югары профессиональлекне, яңа заманча технологияләрдән дөрес файдалану өчен белемнәрне даими камилләштерүне таләп итә.
Юл тармагы хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте, аларның үз эшләренә бирелгәнлекләре нәтиҗәсендә шәһәр һәм районда юлларны карап тоту дәрәҗәсе тамырдан үзгәрә. Ел саен асфальтлау, вак таш җәю һәм юл полотносына чокырлар ямау эшләре алып барыла. Быел гына да юл хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан гомуми озынлыгы дүрт чакрымнан артык булган унөч урамга асфальт түшәлде.
Юлчыларның катлаулы һәм җаваплы эше һәрвакыт юл хәрәкәтендә катнашучылар файдасына юнәлдерелгән. Киләчәктә дә алар шәһәр һәм район юлларында өзлексез куркынычсыз һәм уңайлы хәрәкәтне тәэмин итү буенча эшне дәвам итәрләр дип ышанам.
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларны кабул итегез. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, авыр хезмәтегездә уңышлар һәм чәчәк атуыгызны телим. Һәр көнне бары тик яхшы хәбәрләр һәм яхшы кәеф кенә китерсен!
Хөрмәт итеп, Чистай муниципаль районы башлыгы Д.А. Иванов