Күптән түгел Чистай муниципаль районында « Мин яшим торган дөнья» проекты тормышка ашырыла башлады, аның кысаларында 103 яшь чистайлы «блогер мәктәбе»нә йөри башлады. Үз эшчәнлегенең ярты еллыгы эчендә проект Чистай тормышының бер өлешенә әверелде.
«Балалар белән бергә фото һәм видеотехника белән эш итәргә өйрәнәсе килде. Проектта шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар да катнашты. Башта без әлеге проект безнең тормышка шулкадәр кушылыр дип уйламаган идек. 8 ноябрьдә беренче Чистайның яшь блогерлары дипломнар алачак һәм без бу эшне төгәлләргә теләмәвебезне аңлыйбыз, – дип белдерде «Мин яшим торган дөнья» проекты җитәкчесе Светлана Рябова,-без башта 103 укучы җыйдык, әлеге проектның мәгънәсен аңлап бетермәдек һәм яңа нәрсәне дә булса сынап карамадык, блогер мәктәбеннән чыкканчы бары 23 кеше генә укыдык, әмма бездә инде киләсе курс башлануы турында актив рәвештә сорыйлар һәм безнең белән бергә укырга теләүчеләр бик күп».
Башлык егетләрдән аларның тормышына «блогер мәктәбе» ничек йогынты ясаган, дип сорады. «Безгә чарага йөрү ошый, кешеләрнең безнең эшләрне караулары ошый», - дип шәрехләде «блогер мәктәбе» укучысы, 4нче мәктәп укучысы Илья Сологуб. «Бүгенге көндә гаджет-бәйлеләр, әлеге проект ярдәмендә, мәктәп укучылары булган улым хәзер гаджетка болай гына бәйле түгел, ул төшерү, монтажлау һәм үсеш өчен башка файдалы әйберләр белән мавыга, - дип җавап бирде «блогер мәктәбе» кураторы Эллана Хөснетдинова, - Безнең укучылар түземлекләре белән аерылып торалар, ә иң мөһиме, алар, чыннан да, моның белән кызыксыналар!»
«Сез безнең халыкка мөмкин кадәр күп яхшы яңалыклар күрсәтсәгез иде! Чөнки һәр көн безнең шәһәрдә ниндидер яңалык, кайчагында гаять зур вакыйга була,-дип мөрәҗәгать итте Дмитрий Иванов кунакларга, - Завод һәм предприятиеләрдә эшләүче халык. Алар турында сөйләрсез дип ышанам. Ә без Сезгә үз ягыбыздан очрашулар һәм экскурсияләр оештырырга ярдәм итәчәкбез!»
Балалар район башлыгына үз сорауларын бирделәр. «Блогер мәктәбе» нең 10 яшьлек укучысы Максим Хөснетдинов район башлыгының массакүләм мәгълүмат чараларына, журналистларга мөнәсәбәте белән кызыксынды. «Бик уңай карыйм да, үзем чыгыш ясарга яратмыйм. Бу һәрвакыт дулкынлану. Хәтта хәзер дә борчылам, чөнки камера алдында сөйләшү-ул һәрвакыт җаваплылык. Массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә кешеләрнең күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белүенә шатмын», - дип җавап бирде яшь блогерга район башлыгы.
Очрашуда шулай ук «блогер мәктәбе»,1 нче Лицей укучылары Анатолий Вишняков һәм Ангелина Решетникова һәм КНИТУ КАИның информатика һәм исәпләү техникасы бүлеге студенты Екатерина Главнова катнашты.
Очрашу ахырында Дмитрий Иванов укучыларга Чистай турында истәлекле китаплар һәм төсле фотоиллюстрацияләр бүләк итте.
Тулырак мәгълүмат, шулай ук очрашудан фото һәм видеоматериалларны Вконтакте социаль челтәрендәге «Мин яши торган дөнья – блогер мәктәбе» битләрендә эзләгез.