Оператив чаралар барышында полиция хезмәткәрләре Ленин урамындагы шәхси йорт ишегалларының берсендә 39 яшьлек Чистайдан килгән 80 граммга якын наркотик матдә табып алалар.
РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсе 1 өлеше буенча «наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын законсыз сатып алу, саклау, ташу, әзерләү, эшкәртү...» буенча җинаять эше кузгатылды.
Моннан тыш, ике Чистайга карата наркотик чаралар сату факты буенча 2 җинаять эше кузгатылган.