"ЗМК " АҖ Чистай филиалы хезмәткәрләрен Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котладылар

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне-ул көз көне билгеләп үтелә торган иң мөһим вакыйгаларның берсе.  Бүген яшьләр үзәгенең актлар залында «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты»акционерлык җәмгыятенең Чистай филиалы хезмәткәрләре җыелды.

Залда әлеге өлкәдә 5,10, 20 һәм хәтта 30 ел эшләгән заводхезмәткәрләре утырды.

 «Бүген бездә искиткеч бәйрәм-авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне! Сезгә бәяләп бетергесез хезмәтегез, шәһәр, район һәм тулаем республика үсеше өчен зур рәхмәтемне белдерәм.  Сезнең предприятиегә тотрыклылык, үсеш, ә сезгә сәламәтлек, уңышлар, тынычлык һәм игелек телим! Муниципаль район башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов исеменнән, барлык җирле үзидарә органнары исеменнән котлыйм!"  - диде Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов.

 Иң яхшыларның иң яхшыларын Чистай муниципаль районы башлыгының, «Ак Барс «Холдинг компаниясе» АҖ һәм «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ генераль директорының Рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталарыбелән бүләкләделәр. Чараның төп кунаклары өчен Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы юмористик һәм музыкаль коллективлары катнашында бәйрәм концерты оештырылды, шулай ук Чистай шәһәренең Яшьләр үзәге коллективлары да котлау номерлары белән чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International