Узган якшәмбедә тыл ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Григорьевна Порфирьевага 90 яшь тулды!
Юбилярны бу истәлекле вакыйга белән котларга Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов килде.
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Мария Григорьевнаны котлап, аңа котлау открыткалары, чәчәкләр һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.