Игътибар! Кара экран каршында калырга теләмисезме?! Ул чакта алдан әзерләнегез!

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Тагын 4 көн бар.

Әгәр дә сез әле цифрлы телевидениегә кушылмагансыз икән, 14 октябрьдән соң Кара экран каршында калырга мөмкин. Аналог тапшыруларын өзәргә 4 көн калды.
Татарстанда федераль каналларның аналогик трансляциясе 14 октябрьдән туктатылачак.
Аналог ешлыгында телеканаллар өзелеп торганнан соң, бер атна дәвамында тамашачылар төбәкнең цифрлы телевидениегә күчүе турында мәгълүмат ролигын күрәчәк. Цифрлы мультиплекслар составына кермәгән региональ телеканаллар һәм телеканаллар аналог тапшыруларын дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International